Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге вальс

Агачыннан өзелгән көзге яфраклар тиз генә җиргә төшәргә теләмичә бөтерелеп-бөтерелеп һавада уйныйлар. Әйтерсең лә алар: «Күрәсезме, без нинди матурлар. Алтын-сары, алсу-кызыл яфраклар. Табигать үзенең бөтен матурлыгын безгә өләшкән», – дияләр кебек. Озак кына шулай бөтерелә торгач, үзләренең җир-ана куенына төшеп җитүләрен сизми дә калалар. Бу – аларның соңгы талпынулары, саубуллашу вальсы. 

Без пенсионерлар да шул яфракларга охшаш гомер кичерәбез. Пенсия кенәгәсен алгач, искитмәгән кыяфәт белән: «Берәр кирәге чыгар әле», – дип, өстәл тартмасының иң ерак почмагына салып куябыз. Аннан икеләтә көч белән өр-яңадан яши башлыйбыз. Ул мизгелдә шул көзге яфраклар кебек кабат күккә күтәрелә алмаячагыбызны әле күзалламыйбыз. Нинди охшашлык! Әмма ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты, үз урыны бар. Берәүләр килә, берәүләр китә. Табигатьтә бушлыкка урын юк. Яз җитү белән табигать кабат яңара, яшәрә. Юкка гына пенсия яшенә җитүне алтын көз белән чагыштырмыйлардыр.
Тик менә күңел дигәне картлык төшенчәсен тиз генә кабул итә алмый. «Ничек инде? Мин әле! Мин...» Тагын әллә күпме матур сүзләр әйтә-әйтә, матур уйлар, якты өметләр белән яшибез. Борчылабыз, сөенәбез, яратабыз, көенәбез. Күңел генә картаймый, ул һаман яшь. 
Пенсия кенәгәсен өстәл тартмасына салып куйган һәм аның барлыгын да «оныткан» өлкәннәрне бәйрәм белән котлап шуны гына әйтәсе килә – сау-сәламәт булыйк! Тормышның бер чоры белән саубуллашу ул әле хушлашу түгел. Без дә шул матур көзге яфраклар кебек әле күп тапкырлар вальс әйләнербез. Көзге матурлыкның үз яме булган кебек, картлыкның да үз матурлыгы бар!

Алсу ГАБДЕЛХАКОВА, пенсионер.
Мусабай Завод авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев