Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге өмәләр

Көзге чистарту һәм төзекләндерү өмәләре районның барлык авыл җирлекләрендә дә оештырылды. Әлеге чарада район халкы күмәклек күрсәтте.

Мисал өчен, Әҗмәкәй авыл җирлегендә генә дә өмәгә 600 кеше чыкты. Бәткедә 184, Комсомолецта 124 кеше күмәк эштә катнашты. Теләнче Тамак, Князево, Биклән, Иске Абдул һәм башка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә активлык күрсәтте. Яңа поселогында, мисал өчен, мәдәният йорты, аның каршындагы парк һәм ачылачак чаңгы базасы территорияләрендә агач-куакларны формалаштыру, чүп-чарны җыештырып түгү кебек күләмле эшләр башкарылды. Ә Иске Дөреш авылы янындагы «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагере тирәсендә агачлар утыртылды. Нарат үсентеләре Яңа Бүләк авылы янындагы шәхси йортлар салыначак урыннан төпләп алып киленде. «Балкыш» тирәсендә барлыгы 5 мең төп ылыслы агач утырту планы бар. Эш этаплап башкарыла. Чираттагы өмә дә әлеге планның бер этабы булып, «Агач утырт» акциясе кысаларында оештырылды. Ул район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә үтте. Иске Дөреш авылындагы өмәдә район хакимиятенең структур бүлекчәләре хезмәткәрләре, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты. 
Гадәттәгечә, бакча сезоны ябылган көннәрдә бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә дә җыештыру эшләре башкарылды. 

/ Фото Сәмәкәй авыл җирлегеннән алынды. / Фото Мәләкәс авыл җирлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев