Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызганыч, алданрак белмәдек...

18 ноябрь көнне районның авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак. Анда елга бер тапкыр түләнә торган үзара салымның күләмен билгеләячәкләр. Бу төр салым дәүләт тарафыннан өстәмә финанслана, ягъни халыктан җыелган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәлеп кайта. Акчаны нинди максатларга тотасын авыл кешеләре үзләре хәл итә.Тукай районында үзара салым ярдәмендә авыллардагы мөһим проблемаларны хәл итүнең ачык мисалларыннан берсе – Кече Шилнә җирлегенә караган Манхэттен микрорайоны.

Олы Шилнә поселогына керүче бу микрорайон 5 ел элек кенә төзелә башлаган. Бүген биредә дүрт урам, 100 йорт бар, барлыгы 400гә якын кеше яши. Яңа төзелешләргә хас булганча, биредә инфраструктура проблемасы актуаль. Ә иң «авырткан» мәсьәлә – юл проблемасы иде, диләр манхеттенлылар.
Үзара салым җыю программасы 2014 елдан бирле эшләсә дә, Манхэттенда яшәүчеләр 2018 елга кадәр анда катнашмаган. «Аның үзенчәлекләренә дә төшенмәдек, аңлатучы кеше дә булмады», – диләр.
Бәхеткә, поселокта активистлар төркеме формалашкан. Аны шушы микрорайонда яшәүче Илдар Шәрәфетдинов җитәкли. Бүген алар үзара салым программасының бар нечкәлекләрен яттан диярлек беләләр. Бу аңлашыла да, үзара салым җыю социаль мәсьәләләрне хәл иткәнен алар ачык күргән – бүген поселок эчендәге юллар төзек. Ә бер эл элек моны күз алдына да китереп булмый иде, диләр алар.
– Үзара салым җыю программасы барлыгын халык белән очрашкан вакытта район башлыгы Фаил Камаев аңлатты. Төшендек. Без аңлап алсак та, поселокта яшәүче кайберәүләргә өстәмә аңлатырга туры килде. Яшермим, бу программа эшләвенә ышанмаучылар да, шик белән караучылар да бар иде. Кемнең тик торганнан үз кесәсеннән акча чыгарып бирәсе килсен? Бәхеткә, ышанычлар акланды, – ди Илдар.
Әйтергә кирәк, 2018 елда Кече Шилнә халкы, беренче тапкыр референдумда катнашып, үзара салымны 1000 сумнан җыярга тавыш бирде. Манхэттенлылар, әлеге карарны хуплап, 2018 елда 895 мең сум акча җыйган. Дәүләт тарафыннан финанслангач, 4 млн 475 сум акча кайткан. Аны тулысынча юллар төзелешенә тотканнар: Виноградная урамында бетон юл салынган, Орхидейная урамында ком-таш түшәлгән, өлешчә асфальт җәелгән, Васильковая урамына илтүче юл да төзек – асфальт җәелгән.
– Шунысы сөенечле, район хакимияте, җирле үзидарә органнары безнең барлык мәнфәгатьләрне исәпкә алды. Акчаның тиененә кадәр кая тотылганын, нинди эшләр башкарылганын үзебез контрольдә тоттык. Каян нәрсәне түбәнрәк бәягә алып була, кайсы сыйфатлырак, кемнәр эшне намус белән башкарып чыга дигән сораулар турында да кат-кат киңәшләштек, – ди Илдар.
Быел да манхэттенлыларның планнары зурдан – юллар төзү, балалар мәйданчыгы урнаштыру һ.б.лар. Илдар Шәрәфетдинов сөйләвенчә, микрорайон көннән-көн үсә, хәл итәсе мәсьәләләр дә арта. Аныңча, һәрбер кешедән 1000 сум җыеп кына барлык проблемаларны хәл итеп булмый. Шуңа күрә быел алар бу сумманы арттыру яклы.
– Хәзер поселок халкында аңлау бар. Быел тагын да күбрәк салым җыеп, узган елгыдан да зуррак күләмле эшләр башкарачакбыз. Әлеге программа гына дәвамлы булсын. Шунысы гына кызганыч, үзара салым җыю турында алданрак белмәдек, 5 ел эчендә инде күпме эш башкарылган булыр иде! – ди Илдар Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев