Яңалыклар

Кыйммәтле машина зыян күргән

Шушы көннәрдә Казанның Зур Крыловка урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

«Мерседес» автомобиле, киртәне узып, трамвай юлына чыга. Аны баганалар гына туктата ала. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль җитди зыян күрә. Җиңел машинаны йөртүченең язмышы әлегә билгеле түгел. Һәлакәт шаһитлары социаль челтәрләрдә шофер исән калды һәм хастаханәгә озатылды, дип язалар.


Нет комментариев