Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыш Бабайлар рейтингында Татарстан Кыш Бабае икенче урын алган

Татарстан Кыш бабае илнең төп Кыш Бабае - Бөек Устюгтагы Дед Мороздан гына калыша.

18 ноябрь, Кыш Бабайның туган көне дип саналган дата уңаеннан, Турстат аналитик агентлыгы тикшерү уздырган. Туристларның фикерләреннән чыгып, иң популяр Кыш бабайларның Бөек Устюгтагы Дед Мороз һәм Яңа Кырлайдагы Кыш бабай икәнлеге ачыкланган.

Беренче унлыкка Карелиядәге Паккайне, Бурятиядәге Саган Убген, Удмуртиядәге Тол Бабай, Марий Элдагы Юшто Кугыза, Мордовиядәге Якшамо Атя, Чувашиядәге Хел Мучи, Ямал-Ненец округындагы Ямал Ири, Тывадагы Соок Ирей кергән.

Россиянең төп Кыш Бабае - Дед Мороз Вологда өлкәсе Бөек Устюг шәһәрендә 18 ноябрьдә илнең беренче Яңа ел чыршысының утларын кабыза һәм ил буйлап сәяхәткә чыгып китә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев