Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы юллар: кайда бозлавык, кайда алар тиешенчә чистартылмый

Юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе сәркатибе Роберт Вилданов район Советы утырышында кышкы чорда юлларның торышы мәсьәләсен күтәрде. Һәр ел саен без бозга каршы чараларның вакытында күрелмәве, юлда колеялар барлыкка килү, юл кырыйларында өелгән кар өемнәре белән очрашабыз, дип белдерде ул. Болар кышкы чорда килеп чыккан юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып...

Юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе сәркатибе Роберт Вилданов район Советы утырышында кышкы чорда юлларның торышы мәсьәләсен күтәрде. Һәр ел саен без бозга каршы чараларның вакытында күрелмәве, юлда колеялар барлыкка килү, юл кырыйларында өелгән кар өемнәре белән очрашабыз, дип белдерде ул. Болар кышкы чорда килеп чыккан юл һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып исәпләнә. Кызганычка каршы, быелгы рейд та ситуациянең уңай булмавын күрсәтте. Мисал өчен, Комсомолец поселогында, Калмаш, Белоус авылларында урам юллары нык начар, Суровка, Новотроицкоеда тротуарлар чистартылмаган, шуңа күрә җәяүлеләргә автомобиль юлына чыгарга туры килә, ә бу аерата куркыныч тудыра. Региональ автоюлларда да бозлавык урыннар шактый. Вилданов узган шимбәдә Яр Чаллы - «Дубки» ял базасы юлында булган һәлакәтне искә алды. Авария юл өслегенең карлы һәм бозлы, колеялы булуы аркасында килеп чыккан, дип белдерде юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре. Кызганычка, һәлакәттә ике кешенең сәламәтлегенә җитди зыян килгән. Роберт Вилданов аеруча мәктәп автобуслары маршрутларын тотуга игътибарны көчәйтергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев