Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башланды

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт  инспекциясе 2022 елның 25 маеннан 31 маена кадәр бөтен Республика буенча "Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башлануын игълан итә. Чараның максаты – машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешларын куллануын ачыклау һәм башка административ хокук бозуларны булдырмау, кисәтү.

Россия Федерациясе юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә,  машина йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктерегә тиешле һәм пассажирларларга да куркынычсызлык каешын эләктерү мәҗбүри.
Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен автомобиль хуҗалары административ җаваплылыкка тартыла,  гаеплеләрне ачыклау видео яздыру камера комплекслары белән автоматик рәвештә тормышка ашырыла.
Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләренең тикшеренүләре күрсәткәнчә, куркынычсызлык каешларын куллану, машина йөртүчеләр һәм алгы утыргычтагы пассажирларга юл-транспорт һәлакәте була калса, үлем яки җәрәхәтләнү мөмкинлеген 50% ка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен 25% ка киметә. Рульдә, куркынычсызлык каешын эләктеререп йөрү, авария була калса исән калу мөмкинлеге 5 тапкырга арттыра.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт  инспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юлларда йөрүчеләрне сак булырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев