Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куркынычсызлык дәресләре

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрдә «Куркынычсызлык дәресләре» үткәрде.

Бу чара республика күләмендә игълан ителгән куркынычсызлык айлыгы кысаларында уза. Айлык барышында күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә балалар белән очрашалар. Алар укучыларга янгыннан саклану кагыйдәләрен искә төшерәләр, янгын очрагына юлыкканда үзеңне ничек тотарга өйрәтәләр. Һәм, иң мөһиме, нинди генә ситуациядә булсаң да, 112 бердәм коткару телефонын истә чыгармаска чакыралар.
Мондый әңгәмәләр алдагы көннәрдә балалар бакчаларында да үтәр дип планлаштырыла. 
/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев