Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Круглое Поле поселогында бөтен Татарстаннан килгән тәрбиячеләр өчен семинар үтте

Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү хезмәткәрләренең республикакүләм семинары үтте. Семинарда ТРның 13 район һәм шәһәреннән килгән 35 педагог катнашты, моннан тыш РФ регионнарында эшләүче тәрбиячеләрнең дә эшләре күрсәтелде. Катнашучыларны тәбрикләп «Голубой вагон» балалар бакчасы мөдире В. Сафина һәм Яр Чаллы шәһәре педагогия университетының...

Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү хезмәткәрләренең республикакүләм семинары үтте. Семинарда ТРның 13 район һәм шәһәреннән килгән 35 педагог катнашты, моннан тыш РФ регионнарында эшләүче тәрбиячеләрнең дә эшләре күрсәтелде. Катнашучыларны тәбрикләп «Голубой вагон» балалар бакчасы мөдире В. Сафина һәм Яр Чаллы шәһәре педагогия университетының педагогика һәм психология кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Т. Бабынина чыгыш ясадылар. Балалар бакчасы сабыйлары семинарда катнашучыларга үзләренең музыкаль номерларын күрсәттеләр.

Семинар-практикум барышында тәрбиячеләр педагогика эшчәнлегендә килеп чыккан актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Семинарның төп өлешендә катнашучыларга I дәрәҗәдәге дипломнар, ә читтән торып катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев