Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күперле дә, юллы да

Кече Шилнә авыл җирлегенә кергән Зарековка микрорайонында республика программасы хисабына 1,5 километр озынлыкта асфальт юл салына һәм күпер төзелә. Гомуми файдалану юлларында юл эшләрен башкару буенча ТР программасы кысаларында бу күләмле эшкә 100 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Эшләрне «Автострой» ҖЧҖ башкара. Төзелеш эшләрен быел август башына тәмамлау бурычы куела.

Зарековка – чагыштырмача яңа микрорайон. Биредә бүген 110 йорт хуҗалыгы бар. Аларның саны көн дә арта бара. Табигатьнең бу матур урынына олы яшьтәгеләр дә, яшь гаиләләр дә күпләп килә. Билгеле, мондый яңа территорияләрне инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе аеруча кискен тора. 
Моңа кадәр микрорайонга керү өчен кешеләргә басу аша йөрергә туры килгән. Монысы да – көн коры булса гына. Машиналарын юл кырыенда калдырып китүчеләр дә булган. Юлны кыскартып, елганы кичәр өчен авыл халкы үз куллары белән вакытлы күпер дә ясаган. Микрорайонда яшәүчеләр сүзләренчә, болай алар 10 елга якын йөргәннәр.
Эльза Солдатова гаиләсе өч ел элек микрорайонда участок алган булган. Әмма һаман да өй туе үткәрү бәхетен татымаган. «Төзелеш эше озакка сузылды. Юл булмагач, территориягә техника кертү авыр булды. Ә төзелеш материалларын алып килү өчен оешмалар икеләтә акча сорыйлар иде», – дип искә ала ул. 
Марат Заһриев микрорайонга 2009 елда килеп төпләнгән. Аның сүзләренчә, юлсызлыкның иң куркыныч ягы – янгын чыккан очракта. Бирегә бер янгын сүндерү машинасы да керә алмаган. Янгын вакытында ихаталарны биредәгеләр үз куллары белән сүндергән.
Хәзер Зарековкага кыенлыкларсыз гына барып җитеп булачак. Төзелеш урынында ике бригада эшли – юл салучылар һәм күпер төзүчеләр. Бүген 560 метр юлга ком һәм вак таш җәелгән. Аның өстенә ике кат асфальт түшәләчәк. Тагын 900 метр юл асфальтлауга әзерләнә. Шулай ук эшчеләр юл буйлап борт ташлары кую белән мәшгуль. Алар машиналарны чокырга төшүдән саклаячак. 
Юл Шилнә елгасы аша узучы күперне дә үз эченә ала. Бүген күпер кичүе әзер. Аның өстенә асфальт салу һәм саклаучы киртәләр урнаштыру эше калып бара. Күперне су юып төшермәсен өчен эшчеләр аның астагы корылмаларын ныгыту эшләрен дә алып бара. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X