Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпбалалы гаиләләргә автокресло бирделәр

Гаиләдә бала туу бик зур шатлык һәм шул ук вакытта олы җаваплылык һәм мәшәкать тә әле ул. Шуңа да карамастан, районда өченче һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучылар бихисап. Район җитәкчелеге мондый күренешкә шат кына. Чөнки һәр яңа туган бала ул районның киләчәге һәм өмете. Республика күләмендә, районда да күпбалалы гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итәргә, игътибар бирергә тырышалар. 

Менә үткән атнаның җомгасында  Тукай районының ЗАГС бүлегендә  күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән бик күркәм чара үтте.
 Бу көнне районның ЗАГС һәм социаль яклау бүлекләре инициативасы белән райондагы күпбалалы, яшь гаиләләргә бүләк тапшыру тантанасы беренче тапкыр узды. 
Иртәнге сәгать унберенче яртыда ЗАГС бүлегенең тантаналар залында Куады авылыннан Розалия белән Райнур Хөснетдиновлар, Калмаш авылыннан Гүзәл һәм Наил Галиевлар гаиләсен зурладылар. Өчәр бала тәрбияләүче бу ике гаиләгә балалар автокреслолары бүләк иттеләр. 
–  Районыбызда яшәүче күпбалалы яшь гаиләләргә без алар өчен файдалы булган бүләкләр тапшырырга тырышабыз. Бүген бирелүче автокреслолар да мондый гаиләләр өчен үтә кирәкле әйбер, – дип сөйләде районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина. 
Бүләкләрне исә ТРның Кама аръягы зонасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ ветераннары берләшмәсе вәкиле Сергей Шеретов һәм ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Резеда Гыйлметдинова тапшырды.   
– Юл хәрәкәте иминлеге акциясе кысаларында балалар автокреслоларын без өченче ел рәттән бүләк итеп киләбез. Бүген узучы чарада исә без беренче тапкыр катнашабыз һәм моңа бик шатбыз, – диде Резеда Гыйлметдинова. 
 6 яшьлек Зөһрә Хөснетдинова белән бер атналык Нияз Галиеевка килгән кунаклар балаларның яшьләренә туры килүче автокреслолар тапшыру белән генә чикләнеп калмадылар. Алар сабыйларга канцелярия җыелмалары, бала күңеленә хуш килердәй өстәмә бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. 
 Кечкенә Нияз Галиев әле берни дә аңламаса, көзен мәктәпкә барачак Зөһрә Хөснетдинова исә бирелгән бүләкләрне шунда ук үз итте: сабыйларча кызыксыну белән карап чыкты, яңа автомобиль кәнәфиенә утырып, аны сынап алырга да җитеште.
 Тантана тәмамлангач та, күпбалалы гаиләләргә матур теләкләр, котлау сүзләре күп әйтелде. Алар да үз чиратында җавапсыз калмады. Калмаш авылыннан килгән Галиевлар гаиләсе исеменнән Гүзәл Галиева бәйрәмне оештыручыларга җылы сүзләрен җиткерде:
– Улыбыз Нияз, ике кызыбыздан соң көтеп алынган өченче балабыз. Аның тууына бүген җиденче көн. ЗАГС бүлегенә туу турында таныклык алырга дип килгән идек. Һәм көтмәгәндә безне шулай зурлап, хөрмәтләп каршы алулары, бүләк тапшырулары бик сөенечле булды. Шулай кайгыртканнары өчен бик зур рәхмәт инде үзләренә, – диде ул. 
 
 Алсу Тимерханова
Айсылу Зиганурова фотосы

  
 
  
  

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев