Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Котлаулар ихлас иде

Кнәз авыл җирлегендә Әниләр көне уңаеннан үтә дә матур концерт әзерләнгән иде. Кадерле аналарны иң беренчеләрдән булып, авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова җылы котлады. Шулай ук улларын армия сафларына озаткан әниләргә һәм 8 бала тәрбияләүче Марина Римкутега бүләкләр тапшырды. Соңыннан бәйрәмебезнең концерт өлеше башланып китте. Кнәз мәктәбе укучылары әниләргә багышланган...

Кнәз авыл җирлегендә Әниләр көне уңаеннан үтә дә матур концерт әзерләнгән иде. Кадерле аналарны иң беренчеләрдән булып, авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова җылы котлады. Шулай ук улларын армия сафларына озаткан әниләргә һәм 8 бала тәрбияләүче Марина Римкутега бүләкләр тапшырды. Соңыннан бәйрәмебезнең концерт өлеше башланып китте. Кнәз мәктәбе укучылары әниләргә багышланган матур шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук әниләрне котлап, китапханә мөдире Мәйсәрә Мирзаянова чыгыш ясады. Эчкерсез һәм җылы итеп кичәне Кнәз мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәзинә Аитова алып барды.

Чыгыш ясаучы ирле-хатынлы Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар, Сергей Белов, Сергей Захматов, Наилә Шәймиева, Валентина Сәгыйдуллина, «Айбагыр», «Наз», «Русский звон» фольклор ансабльләре чыгышы тамашачыларга хуш килде. Әниләр үзешчән артистларның һәр чыгышын көчле алкышларга күмде, дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев