Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кошлар ябык урында асралырга тиеш

 Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, ел башыннан 18 октябрьгә кадәр Россиядә  кош гриппының 34 очрагы теркәлгән. Шуның 24е – йорт,  10 очрагы кыргый кошларга туры килә. Бу җәһәттән район ветеринария берләшмәсендә дә борчу белдерәләр. Шәхси хуҗалыкта кош асраучыларны, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләрен әлеге авырудан саклану чараларын күрергә чакыралар.

Кош гриппы чыгу иректә яшәүче кыргый кошлардан гына таралмый. Кош тизәге, аның белән пычранган эш кораллары, азык, үсемлекләр һәм башкасы – вирусның таралуына сәбәпчеләр. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларда кош тотучыларга тавык, күркә, каз-үрдәкләрне тышка чыгармыйча гына, ябык урында асрарга кирәк. Кошчылык предприятиеләрендә исә гриппка бәйле таләпләр тагын да кырысрак. Мондый хуҗалыкларның җитәкчеләре түбәндәгеләрне үтәргә бурычлы:
– предприятиянең ябык режимда эшләве;
–  дезинфекцияләү техникасы, санитар үткәргечләрнең даими эшен тәэмин итү;
– транспортны тулысынча дезинфекцияләү;
– дезинфекция ясау препаратлары запасын булдыру, эшчеләрне эш, аяк киеме комплектлары белән тәэмин итеп, аларны юып тору;
– кошчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык хезмәткәрләренә шәхси хуҗалыкларында кош үстерү һәм асрауны тыю, хезмәткәрләрне кош гриппы куркынычы булган территорияләргә баруларын кисәтү;
– кыргый кошларның предприятие территориясенә очып кермәве буенча чаралар күрү;
– авыру очрагына шик туганда, бу хакта тиз арада ветеринария идарәсенә хәбәр итү;
– инкубация өчен йомыркалар, кошлар, азык һәм технологик җиһазларның яшерен рәвештә кайтаруны булдырмау, кош гриппы куркынычы булган җирдән азык алып кайтуны тыю.

Реклама

/Фото редакция архивыннан. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X