Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррупциягә юл куймас өчен ниләр эшләнә?

Район коррупциягә каршы тору комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Аның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелгән иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә хезмәт куючы барлык төр хуҗалыкларда федераль һәм республика субсидияләре бирү кагыйдәләре хакында бәян итте. Ул коррупцияне булдырмас өчен бу өлкәдә контрольнең төгәл эшләвен җентекләп аңлатты.

Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ландыш Сафина үз докладында мәктәпләрдә ата-аналар комитетлары тарафыннан җыела торган акчаларның кануни булу-булмавына басым ясады. Һәр җыелган акчаның суммасы төгәл язылып, нинди максатларга тотылуын күрсәтеп, беркетмәләр төзелергә тиеш. Соңыннан тулы исәп-хисап ясау кирәк.
Башкарма комитетның юридик бүлеге башлыгы Нәзирә Бузина контроль-күзәтү һәм хокук саклау органнары белән алып барылган эшләр белән таныштырды. Канун бозулар буенча төзелгән актларны карау, бәя бирү буенча да актив эш алып барылуын ассызыклады. 
Район ЭЭБнең полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Руслан Гардеев ЮХИДИ хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы алып барылган эш нәтиҗәләрен хакында аңлатты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев