Короновируслы биш кеше реанимациядә
Бүгенге көндә район дәваханәсендә COVID-19 вирусы белән авыручы һәм вирусы бар дип тәгаенләнмәгән 136 авыру амбулатор дәвалану ала. Озак вакыт сырхаулаучылар (30 көннән артык) барлыгы 33 кеше. Шуларның 32сендә коронавирус инфекциясе анализ белән расланган. Шулай ук авыручылар белән элемтәгә кергән 24 кеше медицина хезмәткәрләренең күзәтчелеге астында. Шулай итеп, дүшәмбе көн иртәсенә район дәваханәсендә урнашкан вакытлыча инфекцион госпитальдә 84 кеше дәвалану үтә, шуларның 5есе реанимация бүлегендә.
Вакцинациягә килгәндә, 11 октябрьгә районга 500 доза «Спутник», 100 доза «Эпивак» вакцинасы кайткан. План буенча районда 27 мең 790 кеше вакцинация үтәргә тиеш. Бу көнгә шуларның 54,5 проценты укол кадаткан.
Район медицина хезмәткәрләре арасыннан 393 кешенең 253се, ягъни барлык хезмәткәрләрнең 64,3 проценты прививка ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев