Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус фикеремне үзгәртте

Телевизор экраннарыннан, газета битләреннән: «Короновируска каршы прививка ясатыгыз», –дип чыгыш ясаган табибларның, танылган кешеләрнең сүзләренә, дөресен генә әйткәндә, игътибар итми идем. Вакцинацияне дә кирәкле чара итеп санамадым.

Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кеше буларак, бу авыру мине читләтеп узар, кагылмас дигән ныклы фикердә тордым. Җиңелчә генә салкын тигән чакларда да, халык медицинасына мөрәҗәгатъ итеп, дару үләннәре, бәрәңге парында утыру белән дәвалана идем. Аннары, вакытында йоклап, көн саен Боровецкий урманнарында һәм Кама елгасы буйлап саф һавада йөрүдән файда күреп, вакцинация узарга кирәк дигән киңәшләрне һаман да колагыма элми йөрдем. Ләкин беркөн әлеге мәкерле вирус минем дә тормышымның астын өскә китерде. 
 Бу хәл быелның март ае башында булды. Тәнемдә хәлсезлек, баш авыртуы, тамак төбе авыртуын сизеп алдым. Бик кисәк кенә тән температурасы 39 градустан югары күтәрелде. Аннары аңымны югалтып егылганымны гына хәтерлим. Һушсыз күпме ятканымны белмим, әмма аңга килгәч тә көч-хәл белән кызым белән киявемә шалтыраттым. Алар бик тиз килеп җитеп, мине Тукай районы дәваханәсенә илттеләр.   
 Җентекле тикшерүләрдән соң, үпкәләремнең 75 проценты вирус белән зарарлануы ачыкланды. Район табиблары мине бик озак һәм яхшы тәрбия кылып дәваладылар, ә савыгып чыкканнан соң шәһәрнең 7нче поликлиникасына үземнең участок терапевтына җибәрделәр. Биредәге табилар да сәламәтлегемне шактый вакыт күзәтеп, тикшереп тордылар. 
 Шушы хәлләрдән соң үз-үзеңне дәвалауга карата мөнәсәбәтем үзгәрде. Сәламәтлекне бары табиблар күзәтүе астында гына кайгыртырга кирәк булуына һәм моның дөрес икәненә инандым. Шулай ук коронавируска каршы прививка ясатуга да карашым үзгәрде. Шуңа күрә, авырганнан соң ярты ел үткәч, прививка ясатырга дип, янә дәваханәгә юл тоттым. 
 Төштән соң минем кебек вакцинация узарга теләүчеләр шактый булып чыкты: прививка ясый торган берничә кабинет янында су буе халык чиратка баскан иде. Шулай да ул көнне миңа вакцинаның беренче компонентын кадатырга насыйп булды. Дүрт атна узгач, прививканың икенче дозасын ясаттым. Беренче һәм икенче прививкадан соң хәлнең начараюын, ниндидер тискәре йогынты тоймадым. Шөкер, барысы да яхшы узды.
 Инде башымнан узган шушы хәлләрне уйлый торгач, хәтеремә «Кармакка эләкми торып, белдекле булып булмый» дигән кытай әйтеме килеп төште. Икенче төрле әйтсәк, табиб киңәшләрен тыңлап, вакытында прививка ясаткан булсам, бәлки коронавирус белән авыруны җиңелрәк кичергән, инфекциядән бөтенләй зарар күрмәгән булыр идем дигән нәтиҗәгә килдем. 
 Аллаһның рәхмәте, кызым киявем белән мине вакытында больницага алып бардылар, табиблар, терапевтлар үз вакытында медицина ярдәме күрсәтеп, гомеремне, сәламәтлегемне саклап калдылар. Ә бит барысы да аянычлы тәмамланырга мөмкин иде. Ул очракта бу хатны мин үзем түгел, ә минем хакта башка берәү язган булыр иде...  
 Шуңа күрә, коронавирус белән очрашкан кеше буларак, әлеге вируска каршы прививка ясатырга кирәк дип саныйм. Ләкин вакцинация үтәргәме, юкмы икәнен һәр кеше үзе, табиб белән бергә хәл итәргә тиеш. 
Р. Хәсәншин, пенсионер.
Чаллы шәһәре.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев