Якты юл
  • Рус Тат
  • Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә ял булмый

    Татарстанлыларның бәйрәм алдыннан ничек эшләячәкләре турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

    «Татарстан Президенты Указы нигезендә, 9 нчы июль — Корбан бәйрәме башлану — эшләми торган, бәйрәм көн булып санала. Быел 9 июль шимбәгә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми», — дип белдерделәр ведомствода.
    Әмма бу атна ахырында татарстанлыларны кыска эш көне көтә. Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 8 июльдә-җомга көнне эш көне озынлыгы бер сәгатькә кимрәк булачак.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: