Мәктәптә Ватанны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерүгә һәм яшьләрне берләштерүгә юнәлдерелгән патриотик чара үткәрелде.
Комсомолец поселогы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе О. Минаева башлангычы белән «Җиңү көче — халыклар бердәмлегендә!» дигән акция оештырылды. Чара кысаларында укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләрен яздылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз теләкләрен юлладылар.
Балаларның кәгазь уч төпләреннән ясаган кабатланмас арт-объекты Ватан тарихына хөрмәтнең җанлы символына әйләнде. Бу чара мәктәптә Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Балачак навигаторлары» федераль проекты кысаларында узды.

Фото: Комсомолец поселогы мәктәбенең ВК төркеменнән
Нет комментариев