Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кофе сәламәтлеккә файдалы

Рәхәтләнеп эчегез, ди белгечләр

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников "Россия 1" телеканалы эфирында кофе турындагы киң таралган мифларны кире какты һәм эчемлекнең файдасы турында сөйләде.
"Чынлыкта, аның гипертония китереп чыгаруы, йөрәккә зыян салуы, гомумән, зарарлы булуы турындагы сүзләр уйлап чыгарылган ", - дип белдерде табиб.

Аның сүзләренчә, тикшеренүләр кофеның бавыр рагын булдырмый һәм инфарктлар санын киметә торган файдалы эчемлек булуын күрсәткән. Моннан тыш, әгәр дә кофе кеше өчен гадәти эчемлек икән, ул кан басымына йогынты ясамый, шулай ук аритмиягә китерми, дип билгеләде Мясников. Табиб аңлатканча, аритмия вакытында йөрәк кыскару ешлыгы һәм ритмикасы бозыла, шуның аркасында тромбалар барлыкка килә. Кофе тромбозны булдырмый калмаячак, әлбәттә, шуңа күрә бу уңайдан табиблар киңәшен тотып, препаратлар кабул итәргә кирәк.

"Ә кофены көн дә эчүгә килгәндә, әгәр сез аны яратасыз икән, рәхәтләнеп эчегез, аритмиягә каршы бу яхшы гына", - дип киңәш итте белгеч.

Фото: pixabay.com.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X