Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәзлеләр митингка ерак туганнарының фотоларын да алып килгән иде

«Татарстан» совхозы поселогында Җиңү митингы сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында башланды. Иң хөрмәтле урын бу чарада бүгенге көндә исән булган ветераннарга бирелде. 

Бәйрәмне Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова ачты. Ул сугыш ачысын татыган барлык авылдашларына олы рәхмәтен җиткерде. Митингта шулай ук районнан башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ленар Авзалов тәбрикләү сүзләре әйтте. Котлаучылар рәтендә «Кама-Бекон» предприятиесе җитәкчесе Равил Сафиуллин, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин, хезмәт ветераны Александр Волков һәм Александр атакай бар иде. 
«Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар да Кнәз авыл җирлегендә күп булды. Халык бабайларының гына түгел, туганнарының портретларын да тотып чыккан иде. Өлкәннәр дә, балалар да күп иде әлеге колоннада. 
Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен шулай ук мәктәп укучылары җиткерде. Алар өлкәннәргә эчтәлекле монтаж һәм тере чәчәкләр бүләк итте. Иң мөһиме – бабайлар батырлыгы турында онытмаска, аны үзләреннән соң килгән буынга тапшырырга сүз бирделәр балалар. Поселокның үзешчән җырчысы Владимир Веретенников митингта катнашучылар өчен эчтәлекле җырларын башкарды.
Сугыштан кайтмаганнарның һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарның истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, «Ватан» патриотик клубы әгъзалары һәйкәлгә үз куллары белән ясаган кызыл канәферләр куйды. Аннары һавага ак шарлар очырылды. Соңыннан ветераннарны солдат боткасы ашарга чакырдылар. 
Шушы ук көнне бәйрәм митингы Казиле һәм Чыршылы авылларында да үтте. Бәйрәмнәрне үткәрүдә «Феникс» җәмгыяте директоры Азат Авзалов иганәчелек ярдәме күрсәтте, дип яза газетага даими хәбәрчебез Тамара Тузеева.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераны ВОВ митинг Тукаевский район Якты юл