Кнәздә яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы
Күптән түгел генә Бөтендөнья СПИД авыруына каршы көндә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» оешмасы яшьләре белән берлектә «Кызыл тасма» дип исемләнгән махсус акция үткәрделәр. Акциядә яшьләр генә түгел, балалар, өлкәннәр дә актив катнашты. Оештыручылар исә кнәзлеләргә 90нан артык кызыл тасма тараттылар, мәгълүмати брошюралар бирделәр, әлеге көн турында тулырак сөйләделәр....
Күптән түгел генә Бөтендөнья СПИД авыруына каршы көндә Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» оешмасы яшьләре белән берлектә «Кызыл тасма» дип исемләнгән махсус акция үткәрделәр. Акциядә яшьләр генә түгел, балалар, өлкәннәр дә актив катнашты. Оештыручылар исә кнәзлеләргә 90нан артык кызыл тасма тараттылар, мәгълүмати брошюралар бирделәр, әлеге көн турында тулырак сөйләделәр.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында, Кнәз авылының мәдәният йортында «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы» дип исемләнгән плакатлар конкурсы булып узды. Бәйгебез яшьләрнең күңеленә хуш килде. Алар бик теләп сорауларга җаваплар эзләделәр, сәламәт яшәү өчен нәрсә эшләргә, нинди кагыйдәләргә таянырга икәнлеге хакында әңгәмә кордылар. Кнәз авылы яшьләренең тормыш шигаре - «Сәламәт булыйк! Спорт белән шөгыльләник».
Моннан тыш Кнәздә «Балалар өчен 100 төрле шөгыль» дип исемләнгән бәйге-уен программасы оештырылды. Чарада «Лебедушка» балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар катнашты. Монда балачак, тынычлык һәм яхшылык турында җырлар яңгырады, балалар әйлән-бәйлән уйнады, кушылып җырладылар һәм биеделәр. Оештыручылар тарафыннан сабыйлар өчен күп төрле сораулар әзерләнгән иде, балалар, үз чиратларында, аларга кызыклы-кызыклы җаваплар бирделәр. Сабыйлар шулай ук спорт чараларында да актив катнаштылар, дип хәбәр итә безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев