Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә Сергей Попов истәлегенә багышланган митинг узды

Кнәз авыл җирлегенең «Безне исегездән чыгармагыз, без Ватанны якладык» дип исемләнгән һәйкәл янында «Әфган: мәңгелек, кабатланмас батырлык» митингы үтте. Ул Әфган җирләрендә һәлак булган якташыбыз, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Сергей Александрович Поповның туган көне уңаеннан оештырылды.

Чарада Кнәз авыл җирлеге ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисләре, Кнәз авыл мәктәбе укучылары (мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Цандер белән), шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Сергей Поповның әти-әнисе, сыйныфташлары, «Родина» патриотик клубы әгъзалары катнаштылар. Чараны үтә дә эчтәлекле итеп Кнәз мәктәбенең VII сыйныф укучысы Анастасия Абрамова алып барды. Ул җыелганнарга Сергей Поповның тормыш юлы, аның хезмәте, геройларга хас булган батырлыгы турында тәфсилләп сөйләде. Наталья Цандер катнашучыларга Сергейның мәктәптә уку елларын исләренә төшерде. Кнәз авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова Сергей Поповның әнисе Вера Петровнага һәм әтисе Александр Семеновичка Ватан герое тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Соңыннан барча кеше һәйкәлгә чәчәкләр салды, Сергей һәм башка якташларыбыз рухына догалар укыды.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

"Әфганчылар хәтер китабы" чыгару эше башланып китте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев