Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күмәк иммунитет өчен өлкәннәрнең прививкалы булуы кирәк

“Районда коронивирус белән авыручылар кими төшсә дә, ОРВИлы кешеләр саны арта бара. Көненә 42-45 кеше сезонлы салкын тию белән район табибларына мөрәҗәгать итә,“ – дип хәбәр итте кичәге аппарат киңәшмәсендә районның баш табибы Галим Сабирҗанов. Шулай ук ул короновируска каршы вакцинация турында да әйтеп үтте. Бүгенгесе көндә районда 36 меңнән артык кеше прививка ясаткан. 

“Вакцина кадатучылар арасында 60 яшьтәге һәм аннан да өлкәнрәк  булган кешеләр 72 процентны тәшкил итте. Шулай да, андыйларның санын 80 процентка җиткерсәк яхшы булыр иде. Әгәр дә короновирус белән иң еш авыручы дип саналучы өлкәннәр категориясен вирустан саклый алсак, район халкын да әлеге яман авырудан коткарабыз, күмәк иммунитетлы булабыз дигән сүз,”– дип тә ассызыклап үтте Галим Сабирҗанов.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев