Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кишәрлекне кайдан бирәләр?

Районда күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек тора? Бу турыда район Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илмир Яббаров мәгълүмат бирә. 

Күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасы гамәлгә кергәннән бирле Тукай районында 866 җир участогы бүлеп бирелгән. Һәр елны әлеге программа кысаларында 100гә якын гаилә участок ала. 
Бүгенге көндә Тукай районы буенча 277 гаилә җир алуга чиратта тора. Аларның 100дән артыгы 2021 елда кишәрлекле булыр дип көтелә. 
Быел участоклар өчен Биклән авыл җирлегендәге 300 гектар мәйданны бүлеп бирү тәмамлана. Бәтке авыл җирлегендә межаланган 75 гектар җир массивы бар. Хәзерге көндә бу авыл җирлегенең чикләрен теркәү процессы бара. Шуннан соң бу җирләр торак пункт категориясенә күчәчәк, аннары аларны шәхси торак төзелеше өчен кулланырга мөмкин булачак. Моннан тыш, планировка проектын эшләү һәм раслау башкарылырга тиеш. Шул рәвешле федераль законны гамәлгә ашыру өчен 500 җир участогы бүлеп биреләчәк.
Биредә инфраструктураны үстерү буенча да эш алып барыла. Узган ел Биклән җирлегендә 7,5 млн сумлык су үткәрү проекты эшләнгән һәм расланган иде. 2021 елда бөтен массивны газлаштыру проекты булдырыла һәм раслана. Бу максатка 15,5 млн сум бүлеп бирелгән. Газлаштыру өчен 2022 елга 43 млн сум акча билгеләнгән инде. Шулай ук узган ел Биклән авыл җирлегендә 7,5 млн сумга километрдан артык юл салынган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев