Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар!

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан илдә, республика да катгый чаралар күрелә. Шуңа карамастан, әлеге куркыныч чир дөнья, ил күләмендә көннән-көн киңрәк колач ала. Райондашлар, бу көннәрдә безнең барыбыздан да аерата сабырлык һәм түземлек, бердәмлек сорала. Әлеге афәткә каршы бергәләп көрәшсәк кенә, куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәсәк кенә авырлыкны югалтуларсыз җиңеп чыгачакбыз.

Бүген өлкәннәр, имммунитетлары түбән булган хроник авырулы кешеләр сәламәтлекләренә бик игътибарлы булсыннар иде. Пенсионерларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: мөмкин кадәр өйдә утырырга тырышыгыз. Ялгыз өлкәннәргә күп санлы волонтерлар ярдәмгә килә. Алар һәр җирлектә эшли. Ярдәм сорап 71-91-42 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Балаларыбызга аерым игътибарны юнәлтик. Бүген алар өчен дә бик җаваплы чор. Язгы көндә аларга өйдән торып укуларын дәвам итәргә туры килә. Сабыйларга бу да ансат түгел, рухи яктан да бик зур ярдәм кирәк бүген аларга. Яшь буынның бу катлаулы хәлдән уңышлы чыгуы ата-аналарның, укытучыларның үз-үзләрен ничек тотуына бәйле. 
Бүгенге сынау чорында авыл фельдшерларына, үзәк дәваханә хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең ару-талусыз хезмәтегез, көнне-төнгә ялгап халык иминлеге сагында торуыгыз – олы батырлык.
Район халкы өчен бүген иң олы бурыч – язгы кыр эшләрен өзеклекләрсез башкарып чыгу. Басуларда хәзер эшнең иң кызган чагы. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә түгел, шәхси ихаталарда да, бакчаларда да эш өсте. Әйдәгез, барыбыз да саклык чараларын, гигиена таләпләрен үтик, үз ихатабыздан читкә чыкмаска тырышыйк, бер-беребез белән аралашканда интернет, телефон элемтәсен файдаланыйк, якыннарны, күршеләрне, авылдашларны саклыйк. Шуны онытмыйк: бер генә кешедә инфекция табылса да, авылда карантин игълан ителәчәк. Шуңа күрә, әйдәгез, ситуациягә бик җитди карыйк. Сау-сәламәт булыйк, мәкерле инфекцияне район территориясенә кертмик!

Муниципаль район башлыгы Фаил КАМАЕВ. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X