Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар!

17, 18, 19 сентябрь көннәрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатларын сайлыйбыз. Бу көннәрдә без илебез белән идарә итәчәк команданы билгеләячәкбез. Россиянең, Татарстанның, шулай ук районыбызның социаль-икътисадый үсеше, яшәешнең тотрыклы булуы, социаль сәясәтнең дөрес юнәлештә гамәлгә ашырылуы, милли үсеш, ветераннарның, яшьләрнең, гаиләләрнең якланган булуы безнең дөрес карар кабул итүегездән тора. Илебезнең алдагы биш елдагы үсешен үзегез сайлаган партияләргә һәм кандидатларга ышанып тапшырабыз. 

Хөрмәтле сайлаучылар! Тавыш бирүдә катнашып, без бергәләп район, республика һәм ил язмышын хәл итәбез. Барыгызны да сайлау участокларына чакырам һәм лаеклы партияләргә һәм кандидатларга тавыш бирүегезне сорыйм.
Ихтирам белән Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев