Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле тукайлылар!

Сезне чын күңелдән халык бәйрәме – Питрау белән котлыйм. Бу – табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау көне. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Питрау көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, диләр. 

Җәйнең бу бәйрәменә авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән уңышларыбыз да күтәренке рух өсти. Язгы кыр эшләрен без уңышлы тәмамлап, хәзер күкрәп утыручы иген кырларына карап сөенәбез. Һәр гектардан яхшы уңыш көтәбез, аны түкми-чәчми җыйнауга без барыбыз да җаваплы һәм сынатмабыз дип уйлыйм.
Тырыш хезмәтегез өчен, бердәм, тату булып күңел күтәренкелеге белән яши белүегез өчен рәхмәт барыгызга да! Бездә халыклар, мәдәниятләр һәм конфессияләр арасында бер-береңә хөрмәт, теләктәшлекнең тотрыклы, матур традицияләре бар. Тукайлылар милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Ә бу исә икътисадый һәм социаль уңышлар белән бергә тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора.
Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, канәгатьлек хисе, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим. 

Реклама

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X