Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле райондашлар! 

Моннан нәкъ 45 ел элек – 1976 елның 20 апрелендә безнең район бөек шагыйребез Тукай исемен йөртә башлый. Һәм менә ярты гасырга якын инде җирлегебездә яшәүчеләр үзләрен, горурланып, «Мин тукайлы!» дип йөртә. Әлеге бөек исемгә тап төшермичә яши һәм хезмәт итә. 

Тукай районын табигатенең гүзәллеге генә түгел, халкының рухи матурлыгы да аерып тора. Барлык җиңүләргә һәм яхшы нәтиҗәләргә җирлектәге хезмәт сөючән халыкның тырышлыгы белән ирешелә. Район элек-
электән актив, талантлы, җирдә нык басып торучы, заманадан калышмый алга атлаучы кешеләре белән аерылып торган. Ветераннарыбыз нигез салган күркәм традицияләрне югалтмыйча һәм заман кушкан таләпләрдән артта калмыйча, районыбыз көннән-көн үскән, Татарстанда һәм республикадан читтә үз урынын булдырган. Районны үстерүгә саллы хезмәтен куйган һәм куючы һәркемгә олы рхмәтләремне җиткерәм. 
Киләчәгебез дә бер-беребезгә хөрмәт белән караудан, җирлегебездә уңайлы, заманча яшәү шартлары тудыру өчен бергәләп хезмәт итүдән, татулык һәм дуслыктан тора. Юбилей уңаеннан барыгызга да сәламәтлек, яхшы кәеф, гаилә бәхете телим. Бүгенге бәйрәм безне тагын да берләштерсен иде!

Хөрмәт белән, район башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев