Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар!

Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итәм һәм 9 июньдә, якшәмбе көнне, Кызыл Байрак авылы янындагы район Сабантуена чакырам.

Сабан туе – хезмәт һәм өмет, дуслык, тынычлык бәйрәме. Гадәттә, ул кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә. Сабан туе Җир-ананың уянуын гәүдәләндерә, татар халкының кунакчыллыгын күрсәтә. Сабан туеның исеменә үк тирән мәгънә салынган, сабанчыга, игенчегә мәдхия җырлау, аның хезмәтен олылау, рәхмәт әйтү, олы эшләрдән соң җырлап-биеп күңел ачып, хезмәт туен үткәрү ул. Сабан туеның җыр-бию, уен-көлке, көрәш, ат чабышы, спорт ярышлары уза торган киң мәйданнары, татар халкының көч-егәрен, рух ныклыгын, күңел көрлеген күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга карата игътибарын, ихтирамын һәм дуслык-туганлык хисләрен дә чагылдыралар.
Быел безнең игенчеләребез иңне-иңгә куеп, тырышып эшләде, нәтиҗәдә, булачак уңышка ныклы нигез салынды. Икмәк – байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез дә көчле булыр.
Сабантуй бәйрәме котлы һәм мөбарәк булсын! Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек һәм бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет телим. 
Быелгы бәйрәм һәркемнең күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырсын, барыгызга да күтәренке кәеф бүләк итсен.

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев