Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне 23 февраль – чын ир-егетләр бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.
Бу көнне без Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннарын, бүген Россия армиясе сафларында хезмәт итүче солдатларыбызны хөрмәтлибез һәм рәхмәт әйтәбез. Хәрби хезмәт һәрвакытта да намус эше, чыныгу һәм Ватанга тугры хезмәт итү мәктәбе булган. Әтиләребез һәм бабаларыбызның сугышчан батырлыгы – бүген барыбыз өчен дә матур өлге. Яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү – изге бурычыбыз.
Бәйрәм белән котлап, барыгызга да саулык-сәгадәт телим. Күгебез һәрвакыт аяз, тормышыбыз матур, гаиләләребез имин булсын.
Район Әфган сугышы ветераннарының координацион советы рәисе Рафаэль Хәмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев