Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!
Яңалыклар

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!

Риф Имамов, «Гигант» ҖЧҖ директоры:

– Мөхтәрәм хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән котлыйм. 
Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Хатын-кыз балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый – аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып торса иде! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт матур истәлекләр генә калдырсын. Сәламәт булып, һәр көнгә куанып яшәгез!

 

Нет комментариев