Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хоккейны чын ирләр уйный

Яшьтән үк шөгыльләнгән кеше өчен спорт тән сихәтлеге бирүче шөгыль булып кына калмый, ә тормыш рәвешенә әверелә. Мәләкәс авылында дистә еллар элек оешкан хоккей командасында уйнаучы ир-егетләр өчен дә әлеге спорт төре күптән гади бер мавыгудан узып, җитди эш итеп кабул ителә. Эш дип басым ясавым бер дә юкка түгел. Чөнки команданың капитаны, Тукай районының спорт мәктәбе директоры Руслан Иванов сүзләренә караганда, үз өстеңдә зур эш башкармыйча хоккейда җиңүгә ирешеп булмый. 

Мәләкәс авылы командасы уенчылары белән без чәршәмбе көнне Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә урнашкан Боз сараенда очраштык. Биредә Ватанны саклаучылар көненә багышлап район чемпионаты узды. Әлеге ярышта катнашкан командаларның беренче парлары үзара көч сынашкан арада без Мәләкәс командасы белән хоккей уены турында сөйләшеп алдык. 
Киенү-чишенү бүлмәсендә мине команданың капитаны Руслан Иванов каршы алды. 
– Мәләкәс авылының хоккей командасы инде 80нче елларда ук оешкан. Хәзерге команда составында күбесенчә яшьләр. Иң яшенә 25, иң өлкәненә 34 яшь. Хәер, менә бүгенге составта авылыбыз командасы ветераны, 44 яшьлек Василий Евдокимов уйный. Ул әле дә бик җитез уенчы, яшьрәк егетләрдән бер дә калышмый. Ул менә шул 80нче елларда уйнаган хоккейчылар буыныннан инде. Ә болай, әтиләре хоккей уйнаган балалар бездә тимераякка яшьтән үк басалар, уен белән дә кызыксына башлыйлар. Мәсәлән, үземнең 8 яшьлек улым Адель 5 яшьтән бирле хоккей белән кызыксына. Ул безнең авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильевның улы Матвей белән бер яшьтә һәм бергә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасында хоккей белән шөгыльләнәләр, – дип сөйли Руслан Валентинович. 
Шулай ук ул спортның бу төрендә ныклы холык, сабырлык кирәклеге турында да әйтеп үтә. Хоккейда уңышка ирешер өчен ихтыяр көчен чыныктырырга кирәк. Котнактлы спорт төре буларак, биредә травмалар да шактый була, моны белеп тору мөһим. 
Ул арада бүлмәдә уенчылар җыела башлый. Форма, тимераяклар салынган олы-олы спорт букчалары, кулларына кәшәкә тоткан егетләр, бүлмәдә үз урыннарын алып, уенга әзерләнә, өсләрен алыштыра башлыйлар. Без команданың капкачысы, 26 яшьлек Риназ Нурмиев белән сүз алышып алырга өлгерәбез. Ул мәктәптән үк хоккей уйнап, аңа гашыйк булып үскән кеше. Хәтта тезенә травма алып, операция ясаткач та ул хоккейны ташлау турында уйламаган.  
– Әтием кышын гел хоккей уйный иде. Миңа да шул уен җене кагылган. Бозга чыксам, уен дәрте белән авырту-сызлауны белмим, шундагы кичерешләр, эмоцияләр белән яшим. Тормыш иптәшем Настя да минем шөгылемә каршы килми, хуплый гына, – ди Риназ. 
Һәм биредә һәр уенчы шундый. Хоккей алар өчен бер куаныч, тормышларының аерылгысыз өлеше. Егетләр уенга дип бозга чыккач та бу аермачык күренә. Алар бер көч булып, бердәм сөйләшеп уйныйлар, ут кебек җитез, шома шуалар. Аларга карап, үзеңнең дә кулга кәшәкә аласы килә башлый. 
Инде Ватанны саклаучылар көненә багышланган район чемпионаты турында да әйтеп үтәргә кирәктер. Мәләкәс авылы командасы белән бергә бу көнне Чаллының боз сараена тагын биш көчле команда килгән иде. Түбән Суыксу, Иштирәк, Биклән, Иске Абдул, Новотроицкое хоккейчылары да биредә бозны «эретте»: үз-үзләрен жәлләмичә, менә дигән шәп уен күрсәтте алар тамашачыларга. 
Нәтиҗәдә, район чемпионатында беренче урынны Түбән Суыксу командасы яулады. Икенче урынны Мәләкәс, өченче урынны Биклән хоккейчылары алды.  


Уен тәнәфесләрендә миңа төрле команда хоккейчылары белән аралашырга туры килде. Хоккей уены турында алар менә нәрсә диләр.
Илнар Сираев, Түбән Суыксу командасы уенчысы:
– Мин хоккей белән 30 елга якын мавыгам. Әлеге командага 6 ел элек, гаиләм белән Түбән Кама шәһәреннән авылга күчкәч килдем. Хоккей ул – холыкны тәрбияли торган уен. Аеруча ир балаларның ихтыярын, сабырлыгын ныгыта торган, көчлеләр уены ул. Аннары, хәзерге балаларның телефонга исе китеп утыра торган заманда хоккей үзенең азарты белән компьютер уеннарын да уздыра.
Равил Гыймранов, Иштирәк авылы командасы уенчысы, 26 яшь: 
– Хоккейга мәктәптән үк битараф түгел идем, шугалакта дуслар белән гел кәшәкә тотып, чабып, уйнап йөрдек. Авылыбыз командасында да күптән уйнарга тели идем, ләкин эшкә йөргәнгә буш вакыт табып булмый иде. Ниһаять, менә теләгемә ирештем һәм моңа бик шатмын. Чөнки хоккей – мавыктыргыч бер хобби гына түгел, ә бердәмлеккә, чыдамлыкка өйрәтә торган, ирләр арасындагы дуслыкны ныгыта торган уен да.  

Автор фотолары.
   

  
      
 
       
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев