Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәлең булса эшлә генә!

Дәүләт хезмәтендәге җитәкче түрәләргә 70 яшькә кадәр эшләргә рөхсәт итәргә җыеналар. Әлегә алар күп дигәндә 65 яшькә кадәр генә эшләргә тиеш. Дәүләт Думасы Хөкүмәтнең шундый закон проектын инде май аенда ук кабул итәргә мөмкин. Федераль башкарма хакимият органнарында җитәкче вазыйфаларын биләүчеләр турында сүз. Министрлар Кабинеты моны дәүләт хезмәтендә югары квалификацияле белгечләрне саклап калу зарурилыгы белән аңлата.

“Закон проекты нигезләмәләрен тормышка ашыру үзләренең һөнәри эшчәнлегендә иң әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән тәҗрибәле җитәкчеләрнең дәүләт хезмәте срогын озайту мөмкинлеге бирәчәк”, – диелә Министрлар Кабинетының аңлатма язуында. Документ түбәнге палата җитәкчелегендә башлангыч рәвештә хуплау тапкан да инде.
Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин яшьне “күтәрү” мәсьәләсен берничә тапкыр күтәргән иде. 2013 елда Дума Президент тәкъдиме белән дәүләт хезмәткәрләренең чик яшен 60тан 65 яшькә кадәр күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев