Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Химиясез яшелчә һәм җиләк үстерүче Айдар Закиров: «Кешеләрне бүген алдасам, иртәгә килмәячәкләр»

Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында яшәүче Закировлар петрушка, укроптан башлап, карбыз-кавынга кадәр утырта. Үсентеләргә дип кайбер авыллардан урамнары белән киләләр икән хәтта. Алар үстергән помидорлар арасында килодан артканнары, ә карбызларның 15 килога җиткәннәре дә бар. Мул уңышның сере нидә?

Бабай 1 май бәйрәмендә чиләкләп кыяр өләшә иде

Барысы да Фирдәвес агадан башланган. Моннан 11 ел элек мәрхүм булган һәвәскәр бакчачы яшелчәләрне сатарга түгел, гаиләсен сыйлар өчен үстергән. Май бәйрәмнәрендә ел саен туган–тумачаларына күчтәнәчкә чиләге белән кыяр өләшкән ул. Хәзер бу шөгыльне кызы Айгөл белән кияве Айдар дәвам итә. Яшелчә, җиләк–җимеш үстереп сату Закировларның гаилә бизнесына әйләнгән дисәң дә була. Ун сутый теплицада – кыяр, помидор, ачык һавада кинза, петрушка, укроп һәм башкасын үстерәләр. 25 ел буе шөгыльләнгәч, шактый тәҗрибә дә тупланган.

– Бөтенесен дә бабайдан өйрәндем. Кияү, давай тотын, димәде ул. Аның эшләгәнен карап, күңелгә рәхәтлек таптым. Әкренләп бакчачылык яраткан шөгылемә әйләнде. Өнәмәгән эш белән шөгыльләнә алмыйм. Үсентеләрем яхшырак үссен өчен алар белән хәтта сөйләшәм дә. Сирәкләгәндә, тамырлары өзелмәсен, яшәгез дип телим, – ди Айдар.

Мич башында ятсаң, акча булмый. Айдар әнә шулай дип кабатларга ярата. Аның әйтүенчә, җир эше кешене ачка үтерми. Авылда тавык асрап, йомырка сатып, терлек асрап, башка шөгыль табып та яшәргә була. Иң мөһиме – теләк һәм тырышлык кирәк.Үзе исә иртәнге сәгать биштә – аяк өстендә. Элек Түбән Камада монтажчы булып эшләгән. Заводта 8 сәгать эшлисе, монда тәүлек буе тырышасы, ди. Язын үсентеләр, кыш көне кыяр–помидор тозлап, яшелчәләр пешереп саталар.

Гыйнвар башында утырта башлыйм

Шәңгәлчедә бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр шактый булып чыкты. Бакча артларында кем ничек – кечкенәме, зурмы теплица корганнар. Әллә кеше бәрәңге ашамый башлаганмы?

– Лесхоз авылындагы бер урам халкы безгә килеп, төрле үсентеләр алып китә. Кемдер 40ар төп карбыз ала. Бәрәңге бакчасына да утырталар. Кавынын да үстерәләр. Анысы 2–3 килограммнан артмый. Аның каравы, августта үзләре үстергән нигъмәттән авыз итәләр. Шушы төбәккә туры килгән сортларны сайлап алабыз. Хәзер кеше кинза, петрушка, укроп кебек яшел тәмләткечләр ашый. Алар үзләре витамин бит. Минем өчен иң күңеллесе: уңышыбыз шундый мул булды, дигәнне ишетү. Сатып кына калмыйм, яхшы үссен өчен киңәшләремне дә бирәм. Алдап булмый: ел буе базарда сату иткәнемне беләләр, – ди бакчачы.

Үсентеләр өчен алар аерым “өй” булдырганнар. Анда җылы, якты. Теплицаны гыйнвар аенда аз–азлап җылыта башлыйлар икән. Мич чыгарылган, бер кочак утын яксаң да, шактый җылына. Хәзерге вакытта болай да җылы. Теплицаның бер башы – 2, икенчесе 4 метр биеклектә итеп эшләгәннәр. Ике кат целлофан, бер кат поликарбонаттан корганнар.

Хәзер Айдарның чәчәкләр белән мәш килеп йөргән чагы. Петуниянең 15 төре, сальвия, бархатцы, вербена, лобелия, эустома нинди генә чәчәкләр юк. Баклажан, борычның беренче партиясен – 20, икенчесен 28 февральдә утыртканнар. Помидорлар да тишелеп килә. Инде кыяр да чәчергә өлгергәннәр. Орлыкларны Мәскәүдән алып кайталар икән.

Кыскасы, үсентеләрне 15–20 июньгә кадәр саталар да, урыннар тартма, контейнерлардан бушагач, яшелчә утыртырга керешәләр. Июль урталарына базарга кыяр сатарга чыгалар. Бу вакытта бәяләр арзан булгач, хуҗалар әллә ни табыш ала алмый. Ләкин бакчасы булмаган күптәнге клиентлар шәңгәлче кыярларын көтеп тора.

Айдар быел беренче тапкыр апрель аенда Ростовтан ремонтат сортлы, елына ике тапкыр уңыш бирә торган 100 төп кура җиләге кайтартмакчы. Виктория утыртып караган, әмма җиләк кара туфракны үз итмәгән. Гомумән, бакчаны рәткә кертү өчен 130 лап КамАЗ туфрак кертергә туры килгән.

Бүген алдасам, иртәгә килмәячәкләр

Экологик яктан чиста, тәме алар теләгәнчә булсын, фәлән сантимердан артык үсмәсен. Бакчачыга таләпләр зурдан. Менә шуны үтәгәндә, үстергән яшелчә, җиләк–җимешеңә сорау да булачак.

Закировлар бакча җимешләрен химиясез үстерә. Бары утырткач, тамыр үсеп китсен өчен генә ашлама бирәләр. Озынны да, артык зурны да өнәп бетерми сатып алучы. Кыярның күбрәк 10–12 сантиметрлысын, помидорнының 400–650 грамммлысын сорыйлар икән. “Кешене алдап булмый, бүген алдаласам, иртәгә килмәячәкләр. Сатып алучыларны үпкәләтмәскә тырышам. Теләгән һәр нәрсәне үз куллары белән сайлап алалар. Зуррак үскән помидор-кыярларны тозлап, кышын мичкәләрдә, борынгы рецепт буенча сатабыз”, – ди эшмәкәр.

— Помидорның “үгез йөрәге”, “санька”, “алтаечка”, “тарас”, “негретенок” дигән сортларына өстенлек бирәләр. Кыярның әче булмаганын сорыйлар. Монысы инде сортка, табигать шартларына, су сибү тәртибенә бәйле дип аңлата әңгәмәдәшем. Әче булмасын өчен кыярларның үзләре серкәләнә торган Ф1 сортын гына тәкъдим итәләр. Бу башта кыяры чыга, аннан чәчәк ата дигән сүз. Кыярга суны көн саен сибәләр. Су сиптерү тәртибе махсус көйләнгән.

Айдардан киңәшләр:

× Кыяр үсентесе стаканда 20 көннән артык тормаска тиеш. Аннан ул картая башлый, уңышы аз булачак. Помидорны 60 көннән соңа калмыйча утыртыгыз.

× Карбыз озак үсә, шуңа күрә үсентесен – апрельдә, ә кавынны соңрак та утыртырга мөмкин.

× Үсенте сатып алганда, бакчагамы, теплицагамы – кая утыртачагыгызны әйтегез. Чөнки сортлар килешмәскә мөмкин.

× Теплица тәрәзләрен ачып, җилләтеп торыгыз. Дым саклансын өчен сулы мичкә торсын. Әгәр 3 көн буе тәрәзәне ачмыйча, 35–40 градус эссе сакланса, нинди сорт булуга карамастан, кыяр–помидор яки башкасы серкәләнмәячәк, чәчәк атып коячак. Көндез уртача 20–25 градус, төнлә 16 градус җылы булса әйбәт.

× Суны кыярларга көн саен, помидорга өч көнгә бер сибәргә

Үсенте бәяләре:

помидор – 20–35 сум
карбыз, кавын – 20 сум,
борыч, баклажан – 30–35 (язын), сезонда – 20–25 сум
кабак, кабакчык– 20–25 сум
кыяр – 15–20 сум

Ватаным Татарстан Сәрия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев