Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кыз сөннәтеме, әллә имгәтүме?

Бу вәхши йола Мисыр, Гыйрак, Йемен, Африка илләрендә, Көньяк Америкада киң таралган.

Бәйрәм яратабыз да инде без. Менә кичә дә Халыкара кызлар көне икән дип, кызлары булган кешеләрне котладык. Тик әлеге көннең асылы турында кызыксынмыйбыз. Ә бит ул кыз балаларга карата кылынган тигезсезлек һәм социаль проблемаларга җәмгыять игътибарын җәлеп иттерү өчен уйлап табылган. Ә алар бик күп: хокукларын кысу, иртә кияүгә бирү. Ә билгеле бер җәмгыятьтә кыргый йолалар яши. Цивилизацияле җәмгыять аларга каршы көрәш алып бара. Шуларның берсе – кызларның җенси әгъзаларын кисү. Әйе, әнә шундый йола да бар. Һәм ул Россияне дә читләтеп үтмәгән.

«Хатын-кыз – ир-атны юлдан яздыручы явыз рух. Аяк арасындагы әгъзасы белән ирләрне вәсвәсәләндерә. Шуңа күрә аны кисәргә кирәк». Бу Мисырда кызларга карата әлеге вәхшилекне легальләштерү яклы булган Нассер Әл-Шакера Шакераның цитатасы. Бу вәхши йола Мисыр, Гыйрак, Йемен, Африка илләрендә, Көньяк Америкада киң таралган. ЮНИСЕФ мәгълүматлары буенча, җир йөзендә 125 миллион әгъзалары «киселгән» хатын-кыз яши, ә ел саен 3 миллион кызга әлеге ритуал яный. Мисыр авылларындагы хатын-кызларның 99 процентының клиторы һәм эчке җенес иреннәре киселә. Моны ярлылык, белемсезлек белән генә бәйләү дә дөрес булмас, чөнки Нигериядә бай гаиләдә үскән кызлар да әлеге йола аша уза.

Ә чынлыкта, хатын-кызларны җенси теләк һәм ләззәттән мәхрүм итү буенча кыргый процедура радикаль ислам хәрәкәтләрендә дә, хәтта Африка кабиләләрендә дә уйлап табылмаган. «Хатын-кызлар сөннәтен» беренче искәртүләре инкаларга барып тоташа. Бу хатын-кызның җенси органы төзелеше белән аңлатыла: янәсе, клитор – хатын-кызлардагы ир-ат башлангычы. АКШта ХХ гасырда клиторидэктомия һәм клитор капюшонын кисү хатын-кызларда мастурбация «дәвалау» алымнары сыйфатында кулланыла. Моннан тыш, кайбер штатларда мондый операция нимфоманиягә каршы көрәшнең бердәнбер ысулы булып саналган. Өлешчә, әлбәттә, бу нәтиҗәләр биргән. Тик инфекцияләр, кече йомышны йомышлаганда, күрем вакытында проблемалар килеп чыккан. Бала таба алмауга китергән.

Кызганыч, әлеге кыргый ритуал Россиядә дә бар икән. Ул Дагстанда кулланыла. Моны раслап, Төньяк Кавказ мөфтие Исмаил Бердиев берничә ел элек бөтен хатын-кызларны «кисү»не хуплап чыкты. «Сексуальлек кимеп, җирдә бозыклык бетәр иде. Аллаһы Тәгалә хатын-кызларны бала табар һәм тәрбияләү өчен яраткан. Ә бу йола моңа бернинди киртә ясамый, бәлки, бозыклыкны гына киметәчәк», – диде ул.

«Хокукый инициатива» хокук яклау оешмасы Дагстандагы бу вәхши ритуал буенча доклад ясаган. Анда республиканың тау районнарындагы кызларны имгәтүче операцияләр турында сөйләнә. Ул ауллардагы 5-12 яшьлек кызларга бернинди анестезиясез, кул астындагы әйберләр (лезвие, үткен пәке) белән башкарыла. Бу йоланың мәгънәсе болай итеп аңлаталар: кызның темпераменты басыла да кияүгә чыкканчы ул иренә тугрылык саклаячак.

– Әлеге традицияне ислам белән ассоцияләштерәләр, тик Коръәндә бу хакта бернини сүз дә юк, – ди «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Ул – Африка илләре гореф-гадәте. Татар халкында андый залим гореф-гадәтләр юк.  

"Сөембикә", Чулпан Галиәхмәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев