Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Яңалыклар

Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затларны, язның искиткеч матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.

Хатын-кыз – гаилә учагын гомере буе саклап баручы, балаларыбызны кадерләп, назлар үстерүче, ир-атны ир итүче фәрештәгә тиң зат. Табигать хатын-кызны күңел матурлыгы, йөрәк сизгерлеге, иксез-чиксез сабырлык, мөлаемлык һәм гүзәллек белән бүләкләгән.
Бәйрәмегез белән котлап, хатын-кызларыбыз, сезгә сәламәтлек, яхшылык һәм яктылык телим. Тормышыгыз мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып торсын. Бүгенге якты бәйрәм көнендә елмаеп торган кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәрәкәт китмәсен!

Риф Миңнекәев, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ директоры


Нет комментариев