Халыкара ат чабышында беренче
14 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышлап халыкара ат чабышлары уздырылды.
40, 80 120 километрлы дистанцияләрдә республиканың төрле район һәм шәhәрләреннән килгән атлар чабышты. Халыкара ат чабышларында район данын яклап чыгыш ясаган «Ярыш» хуҗалыгы аты үз дистанциясендә беренче урынга лаек булды. Быел әлеге чарада беренче тапкыр татар токымлы атлар тәкъдим ителгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев