Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык арасында татар телен саклау юнәлешендә дәүләт органнары, министрлар эшләргә тиеш дигән сүзләр йөри. Әмма алар хәзер берни дә тиеш түгел. Аның андый вәкалəте юк, ул законда каралмаган

Мәгариф белгече милли телләрне саклаучы булып халык үзе калды дип белдерде.

“Мәгариф” ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин туган телне саклау татар кешеләреннән батырлык сорый дип белдерде. Бу фикерен ул It-паркта үткән “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” конференциясендә җиткерде.

“Туган телне саклау татар кешелəреннəн батырлык, үз-үзеңә ышануны сорый. Моның өчен татар кешеләренә зур эш алып барырга туры киләчәк.

Халык арасында татар телен саклау юнәлешендә дәүләт органнары, министрлар эшләргә тиеш дигән сүзләр йөри. Әмма алар хәзер берни дә тиеш түгел. Аның андый вәкалəте юк, ул законда каралмаган.

Туган телне белү – кешенең җәмгыятьтәге статусы ул. Татар теленең халык арасында статусы булмаганда, Казанда идарә органнарында татар кешеләре бөтенлəй булмады. Мəгариф системасында алар ике процент иде”, - ди Марат Лотфуллин.

Белгеч татар балалары рус мəктəбен бетергəннəн соң татар халкына хезмәт итә алмаячак дип фаразлады. “Алар исəнмесез-саумысыз дип кенə əйтə алыр, татар балалары “кухня теле” белән генә татарчаны белмәячәк. Шуңа күрə туган телне мəктəптə өйрәнмичә белеп булмый”, - дигән нәтиҗәгә килде Марат Лотфуллин.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев