Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык акчасы контрольдә

Хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы дүшәмбе киңәшмәсендә үзара салым акчасына тормышка ашырылучы проектлар турында мәгълүмат яңгырады.

Казнага барлыгы 61 млн сум акча кергән. Казначылык департаменты территориаль бүлекчәсе hәм район башкарма комитетының төзелеш бүлеге белгечләре тарафыннан берничә объект тикшерелде: Сәмәкәй авыл җирлегендә (Сәмәкәй, Күгәш, Оргыды, Сәет авылларында юл участоклары), Иске Абдул авыл җирлегендә (Иске Абдул hәм Торнаташ авылларында юл участоклары). Территориаль казначылык җитәкчесе урынбасары Альфира Нәфыйкова сүзләренә караганда, биредә эшләр тулысынча hәм сыйфатлы итеп башкарылган. Сүз уңаеннан, үзара салым акчаларының ничек тотылуы аерым контрольдә. Район башлыгы Фаил Камаев комиссия эшенә авылларда яшәүчеләрне дә җәлеп итәргә чакырды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X