Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кешеләргә багышланган гомер

Шушы көннәрдә Теләнче Тамак авылы аксакалыбыз, дин эшләрен алып баручы Назыйф ага Имаметдин улын соңгы юлга озатты. Указлы булмаса да, ул муллалык вазифаларын җиренә җиткереп башкарды.

Авыл халкына дин иреге яңадан кайтарылгач ук, үзлегеннән Фәрит хәзрәт Сәлмән, Вәлиулла хәзрәт Якуб, Йосыф Дәүләтшин, Рамил хәзрәт, Юныс, Госман хәзрәт Исхакый китаплары белән таныша башлады ул. Андагы гыйбрәтле вәгазьләрне Корьән ашларында, җеназа намазларында, Гает һәм Корбан бәйрәмнәрендә сөйләде, кешеләрне иманга өндәде, күңелләренә шәфкать, мәрхәмәт орлыклары салды, дини тормыш белән яшәргә чакырды. Тирә-як авыллар да аны дәшә, аңа ышана, аның кылган гамәлләрен яратып кабул итә иде. Дини уку йорты бетермәсә дә, ул гомер буе Ислам диненә багышланган әдәбияттан аерылмады. Аллаһның биргән нигъмәтен бөтен йөрәге белән кабул итеп яшәгәнгә, аның акылы зирәк, фикере ачык иде. Ул заман проблемаларын да, дини мәсьәләләрне дә аңлап, чагыштырып, анализлый белә иде. Нәкъ менә шуның өчен яше-карты һәрчак аңа мөрәҗәгать итте дә.
Авылыбыз бер мизгелгә ятим калгандай булды. Шушы зур югалту безгә динебезгә игътибарны көчәйтергә этәрсен, балаларыбызны телдән биздермәскә бер сәбәп булсын иде. Киләчәк тормышыбыз үткәнебезне онытмауга бәйле бит. Назыйф ага биш вакыт намаз, нәфел намазлары, һәр айда 2-3 көн ураза тиешле дип яшәде. Хәзрәтебезнең догалары белән соңгы юлга озаткан әби-бабаларыбыз, абый-апаларыбызның урыны оҗмахта булыр дип ышанасы килә.
Назыйф абыйны озатырга килгән авылдашларга, Нияз хәзрәткә, җирләү йолаларын оештырган, соңгы тәүлекләрне аның белән үткәргән һәм аны озак еллар мунчалар кертеп тәрбияләп торган Лотфуллин Марс һәм Алсу гаиләсенә, тәмле чәйләр эчертеп тәрбияләгән Рәйсә Мөхәммәтша кызына, һәрчак хәлләрен белешеп, медицина ярдәме күрсәтеп торган хастаханә коллективына, Илзирә Рөстәм кызына, Хәлимова Фәйрүзә, Камалиева Нәҗибә һәм аларның гаиләләренә зур рәхмәт әйтәсе килә.
Авыл халкы исеменнән Долорес Сәйфиева. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев