Керемнәре турында хисап бирүдән азат итмәкчеләр
Бу яңалыкны авыл депутатларына карата кертмәкче булалар.
Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсендәге тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйтүенчә, 27 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында ришвәтчелек турындагы кануннарга тиешле төзәтмәләрне караячаклар. Әлегә кадәр авыл җирлеге депутатлары, хезмәт хакы алса-алмаса да, керемнәр турында мәгълүмат бирергә тиеш иде. Хәзер депутат мондый хисап бирүдән азат ителәчәк, дип яза матбугат.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев