Күңелләрне җылыткан кичә
Иске Дөреш авылы мәдәният йортында үзешчән шагыйрә Әлфинур Шиһапованың иҗат кичәсе үтте. Әлфинур 1984 елда Чаллы педагогия училищесын тәмамлап, авылга – балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта. Ул гомере буе зур ихласлык белән туган авылында үз халкына хезмәт итә – балаларга рухи тәрбия бирә.
Әлфинур – иҗади шәхес. Ул сәнгатькә гашыйк кеше. Балалар бакчасында эшләгәндә музыкаль җитәкче вазыйфасын да бик теләп башкара. Үзе гармунда уйнап, балаларны җырларга да, биергә дә өйрәтә. Сабыйларны бию серләренә төшендергән педагог 1998 елдан мәктәптә хореограф булып эшли башлый. Авылыбызның күпме егет-кызларын биергә өйрәтә ул! Шул елларда мәктәптә узган кичәләр, мәдәният йортында үткәрелгән концертлар, Сабан туйлары, башка бик күп төрле мәдәни чаралар Әлфинур җитәкләгән бию коллективыннан башка үтми.
Әлфинур – киңкырлы иҗат әһеле. Ул бик сәләтле театр артисты. Ел саен авылыбыз мәдәният йортында куелган спектакльләрдә теләп катнаша. Катнаша дип әйтү генә аз булыр, чөнки ул шулкадәр оста итеп рольгә керә белә ки, Әлфинур сәхнәдә уйнаганда аның герое кичергән хисләрне тамашачы да күңеленнән үткәреп утыра.
Мәдәният йортында гына түгел, китапханә тормышында да бик актив катнаша Әлфинур. Андыйлар турында «булганнан бар да була» диләр. Районда үткәрелә торган әдәби конкурсларда да катнаша. Шагыйрь Фәннур Сафин исемендәге районкүләм әдәби бәйгедә «Серле сандык сере» дип исемләнгән әкияте белән катнашты.
Бүгенге көндә Әлфинурның ике пьесасы, алтмыштан артык шигыре бар. Шигырьләре «Якты юл» газетасында да чыгып тора.
Әле шушы арада гына, авыл мәдәният йортында «Яңгыра, шигырь, күңелләрдә шатлык-моңнарың белән!» исеме астында узган кичәдә Әлфинурның күпкырлы шәхес булуына сокланып утырдык. Кичәбезне ямьләндереп, Әлфинур гармунда үзе уйнап җырлады, өздереп татар халык биюен башкарды, сәнгатьле итеп үзенең шигырьләрен укыды. Кичә барышында ул гармунда уйнады, без аңа кушылып җырладык.
Кичә барышында Әлфинурның яхшы энергиясе безгә дә күчте, күңелләребезгә рәхәтлек иңде. Бу кичәгә авыл халкы Әлфинурыбызны чын күңелдән хөрмәт итеп, яратып килде, чәчәк гөлләмәләре белән аны зурлады. Авылдашлар Әлфинурга рәхмәт әйтте, матур теләкләрен җиткерде. Сәламәтлек, алга таба да шат күңелле булып калуын, иҗат чишмәсенең саекмавын теләделәр.
Кичәгә килгән авыл халкы кичәнең бик мәгънәле булуын билгеләп үтте.
Гөлфая Гыйльметдинова, китапханә мөдире.
Иске Дөреш авылы.
/ Фото Гөлфая Гыйльметдиновадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев