Кечкенә «бизнесмен»
Яр Чаллының 53нче комплексында яшәүче хатын-кыз полиция бүлегенә килә һәм үзе өйдә юкта 13 яшьлек улының кер юу машинасын сатып җибәрүе турында хәбәр итә.
Үсмер моны Интернет аша эшләгән. Әнисе полициягә килгәндә ул инде «эшләгән» акчасын тотарга да өлгергән. Ләкин нәрсәгә – анысы билгесез. Бу факт буенча җинаять эше әлегә кузгатылмаган, тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев