Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече бизнеска Саклык банкы белән Google ярдәмгә килә

Үз эшен башлап җибәрүче һәм инде бизнес өлкәдә күпмедер күләмдә тәҗрибәсе булган эшмәкәрләр өчен янәдән «Бизнес-класс» программасы старт алды. Саклык банкы җәмгыяте белән Google компаниясенең уртак хезмәте иң әүвәл пилот проект буларак кына тормышка ашырыла башласа, хәзер инде моңа Россиянең башка төбәкләре дә кушылды.

Нәрсә соң ул «Бизнес класс» укулары? Ул – онлайн рәвештә бара торган, үз өеңнән, үзеңә уңайлы вакытта бизнес, маркетинг, икътисад буенча белемеңне арттыру. Укулар ун этаптан тора. Һәр этапта берничә тема. Укуларны узгач, тест формасындагы сорауларга җавап биреп, белемеңне ныгыту мөмкинлеге дә бар. Уку тулысынча бушка. Проектта катнашучыларның рейтингында югары урында торучыларга остаз билгеләнә. Һәм ул эшмәкәрләрне проект дәвамында үзе күзәтеп барачак, ярдәм итеп торачак. Остазга ия булмаганнар исә видеоэлемтә ярдәмендә консультация алу мөмкинлегенә ия. Проект порталында теркәлү өчен business-class.pro сайтына керергә кирәк.
Тукай муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге эшмәкәрләрне әлеге проектта катнашырга чакыра. Теркәлү вакытында исә торак пунктны күрсәткәндә Тукай районы дип куярга кирәк. Әлеге мәгълүмат үзәкләштерелгән система аркылы туплана һәм безнең җирлектә ничә эшмәкәр теркәлгәненә карап, икътисад бүлеге үз эшчәнлеген шул юнәлештәге программалар белән үзгәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кече бизнес Google Саклык банкы Сбербанк