«Казан» аэропортында рейслары тоткарланган пассажирлар өчен «кайнар линия» ачылды
Роспотребнадзор белгечләре начар һава торышына бәйле рәвештә авиарейслары тоткарланган пассажирларның теләсә нинди соравына җавап бирергә әзер. «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында рейслары тоткарланган пассажирлар өчен «кайнар линия» ачылды. Бүген Роспотребнадзор белгечләре 18.00 сәгатькә кадәр начар һава торышына бәйле рәвештә авиарейслары тоткарланган пассажирларның теләсә нинди соравына җавап бирергә әзер. Бу хакта күзәтчелек...
Роспотребнадзор белгечләре начар һава торышына бәйле рәвештә авиарейслары тоткарланган пассажирларның теләсә нинди соравына җавап бирергә әзер.
«Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында рейслары тоткарланган пассажирлар өчен «кайнар линия» ачылды.
Бүген Роспотребнадзор белгечләре 18.00 сәгатькә кадәр начар һава торышына бәйле рәвештә авиарейслары тоткарланган пассажирларның теләсә нинди соравына җавап бирергә әзер. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөрәҗәгатьләр 8 (917) 224-87-94 «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә. Моннан тыш, кулланучылар 221-90-16 телефоны буенча ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге кулланучылары өчен консультация үзәгенә шалтырата ала.
Моңа кадәр агентлык бүген шәһәрне каплаган буран аркасында «Казан» Халыкара аэропортында рейслар тоткарлануына бәйле фактлар хакында хәбәр иткән иде.
Шунысын да искәртик: бүген "Казан" халыкара аэропортында буран аркасында 7 рейс тоткарланган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына аэропортның матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев