Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлар hәм инвалидлар йортында Сабантуй үткәрделәр

Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар hәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә матур бәйрәм бүләк иттеләр – биредә күптән түгел Сабантуй уздырдылар.

Бәйрәмне оешманың директоры Лилия Хөсәенова ачты. Сабантуйга кунак итеп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Ганиева, ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Галимҗан Зарипов, социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов килгәннәр иде. Алар картлар йортында яшәүчеләргә үзләреннән бүләкләр дә бирделәр. Сабантуйның рәсми өлешеннән соң күңел ачулар башланды. Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре барысына да үз җырларын бүләк иттеләр. Картлар йортында яшәүчеләр үзләре дә бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев