Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карбыз арт-марафоны

«Татарстан» совхозы поселогы китапханәсендә «Карбыз арт-марафоны» иҗат семинары кысаларында балалар белән кызыклы чара үткәрелде.

Балалар карбыз турында сөйләгән мульфильм карадылар, «Җиләк-җимешне таны» дигән викторинада катнаштылар, карбыз белән фотосессия ясадылар. Шулай ук батик техникасы белән эшләделәр. Батик – тукымага рәсем ясау. Ул рәссамнар, дизайнерлар арасында көннән-көн популярлык казана бара. Кызлар һәм малайларның мондый иҗат эшләре бик матур килеп чыкты, алар китапханәдә сакланачак. 
Әлбәттә инде, чара ахырында балалар тәмле карбыз белән сыйландылар, дип хәбәр итә китапханәдән Эльмира Закирова.

Фото Эльмира Закировадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев