Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кар бетсә дә, бакча казырга иртә әле» — Фарсил Зыятдиновтан бакчачларга КИҢӘШЛӘР

Язның иртә килүе, өстәвенә озын яллар бирелү күпләребезне вакытыннан алда бакчага чыгарды.

Кемнәрдер җимеш агачлары-куакларының кирәкмәс ботакларын кисү, кәүсәләрен агарту, кемнәрдер бакча кишәрлеген чистарту-җыештыру белән мәш килә. Ә кайберәүләр хәтта җир казу эшләренә дә кереште инде. Әмма туфрак эшкәртүгә иртәрәк түгелме икән соң әле? Әйтик, бүген әнә кар яуды, урамда кул өшеткеч суык…

Фарсил абый Зыятдинов әйтүенчә, яз иртә килде, инде кар бетте дип, бакча эшләрен ашыктырырга ярамый. Ник дигәндә, апрель аенда әле барыбер үсемлекләргә рәхәтләнеп үсәрлек җылы була алмый. Шулай да кар китеп, җир бераз җылынуга, кояшлы урыннарга редиска утыртырга мөмкин. Бу культура минус 3 градуска кадәрге суыкка чыдый. Ләкин түтәл өстен барыбер пленка кебек материал белән ябып куярга кирәк. Юкса начар үсәчәк.

Көздән казып-тырмалап калдырган түтәлләренә кишер, суган утырта башлаучылар да бар. Әмма болар Фарсил абыйның, ашыкмаска, дип кисәтүен белмидер, күрәмсең. Хәтта суган утырту өчен дә һичьюгында апрель урталарын көтәргә кирәк. Ә менә укроп-петрушка кебек яшел тәмләткечләрне чәчәргә мөмкин. Дөрес, укроп җылырак һава ярата. Шуңа күрә аны теплицага чәчсәң яхшырак.

Җимеш агачлары-куаклары үсентеләренә тотынырга да иртәрәк әле. Аларны 15 апрельдән 15 майга кадәр утыртырга кирәк.
Сүз уңаеннан, тәҗрибәсезрәк бакчачыларга туфракның өлгергәнме-юкмы икәнен белү ысулын да аңлатып үтик әле. Ун сантиметр тирәнлектән бер уч туфрак алып йомарлыйбыз да 1 метр чамасы биеклеккә ыргытабыз. Туфрак йомарламы җиргә төшеп чәчелсә, димәк, җирне эшкәртергә була. Ә инде коймак кебек лачкылдап төшүе яки 2-3 кисәккә таркалуы туфракның әле кибеп җитмәвен, казу эшләренә тотынырга иртәрәк булуын аңлата.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев