Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия авылында кич утырдылар

Калмия авылында элек өч урам бар иде. Яңа урам, Урта урам һәм Типтәр урамы дип йөртелә иделәр. Соңрак алар Әхмәтов, Хаҗиев, Усманов урамнары дип исемләнде, аннары Яшьләр урамы барлыкка килде. Хәзер инде анысына да 30 ел.

Көне буе тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләрне эшләп арыганнан соң, Әхмәтов урамында капка төбенә чыгып кич утыру гадәте һаман да сакланган әле. Мин үзем шушы урамга килен булып төшкән кеше, инде ул көннән соң да 30 ел вакыт узган.
Шунда яшәүче абый-апалар шулай капка төбенә чыгып, самовар куеп, җыелышып чәй эчәбез дигәч, мин дә аларга кушылырга булдым, сезнең янга чәй эчәргә киләм, дидем. Фәридә апа, Рәүфә апа, Рафаэль абый оештырганнар бу очрашуны. Ике самоварда чәй кайнатканнар алар, тәмле пироглар пешерергә дә өлгергәннәр. Рәмзия апа белән Фәрит абый исә хуш исле бал белән сыйладылар. Сәлидә апа, Мәхмүт абый, Галиәхмәт абый, Мәрзия апа ярмаланып пешкән бәрәңге, Гайшә апа телне йотарлык коймак алып килгән, Сәлимә әнкәй тәмле эремчек пирогы әзерләгән. Миңнур апа, Фәридә апа, Рәмилә шулай ук төрле тәмле ризыклар пешергәннәр.
Кич утыручы апа-абыйларга бүләк ясап, җырчы кызларыбыз Илмира Миңнебаева, Фәнзия Зәйнуллина, күп кенә мәдәни бәйгеләрдә җиңү яулаган Данил Әюпов үзләренең матур җырларын башкардылар. Очрашуда уеннар уйнадык, онытылып баручы җырларны искә төшердек, бу урамга тагылып калган кызыклы хәлләрне яңарттык. Кыскасы, кайнап торган самовар янында рәхәтләнеп кич утырдык. Караңгы төшә һәм салкынайта башлагач, бик теләмичә генә өйләргә таралыштык, дип яза авыл клубы директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев