Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калифорниядә яшәүче Айгөл Гыймранова-Лион: Бөтен Америка өйдә ашарга пешерә башлады

АКШ хәзерге вакытта коронавирус иң нык таралган ил.

Американың Калифорния штатында яшәүче Айгөл Гыймранова-Лион «Татар-информ»га коронавирус аркасында халыкның яшәү рәвеше үзгәрүе хакында сөйләде.

«Мин азык-төлек алырга сирәк барырга тырышам. Кулны дезинфекцияли торган әйберләр юк. Зур кибетләрдә бәдрәф кәгазе юк һәм мөһим әйбер — он юк… Он бер җирдә дә юк, шуңа аптыраш. Бөтен Америка өйдә ашарга пешерә башлады», — дип сөйләде ул.

  • АКШ коронавирус иң нык таралган ил. 336 меңнән артык кешедә коронавирус ачыкланган. Бу — дөньядагы иң зур күрсәткеч. 9600дән артык кеше үлгән. Әлегә 18 меңгә якын кеше генә савыккан исәпләнә.

Айгөл әйтүенчә, АКШтагы халыкның күпчелеге өйдә утырырга кушуны һәм саклык чаралары кулланырга кирәклекне аңлап кабул иткән. Күпчелек халык битлекләр кия, дистанция саклый, ди ул. Кешеләр бер-берсенә якын килмәсен өчен кибетләрдә, махсус билгеләр куелган, дип сөйләде Айгөл.

«Урамга чыгу тыелмый. Дәүләтнең һәм хөкүмәтнең карантинда өйдә утырыгыз, дигән киңәше булгач, халык өйдә утыра. Әмма өйдә утыра башлаганнан соң 2-3 атна узгач, халык кабат урамга чыга башлады», — ди ул.

Мәктәпләр 16 мартта, кайберәүләре алданрак ук каникулларга киткән. «Мәктәпләр 27 апрельгә кадәр ябык. Әмма быел мәктәпләр ачылмаячак дигән сүз дә йөри. Димәк, июльгә хәтле карантин булачак. Әгәр алданрак бетсә дә, быел мәктәпләр ачылмаячак, ничек укып бетерерләр балалар, белмим», — дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев